ВИКИда


Иске Кәшердә Зиннәт Хәсәновка һәйкәлне реставрацияләү эшләре бара

12.09.2014 10:17 | Җәмгыять

http://www.sarman-rt.ru/tt/component/k2/item/5432-iske-kәsherdә-zinnәt-hәsәnovka-һәykәlne-restavratsiyalәү-eshlәre-bara.html

Иске Кәшердә Зиннәт Хәсәновка һәйкәлне реставрацияләү эшләре бара

Бөек Җиңүгә 70 ел тулу якынлашу уңаеннан авыл җирлекләрендә әзерлек бара. Иске Кәшер авылында Зиннәт Хәсәновка һәйкәлне реставрациялиләр.


Батырлар исеме- мәңгелек!

Опубликовано: 17.01.2015    https://edu.tatar.ru/sarmanovo/sch/s-kashir/sch/read-news/651965

17 нче февраль көнне башлангыч класс укучылары Зиннәт Хәсәнов һәйкәленә экскурсия оештырдылар.  Кыш көне булганлыктан, һәйкәлгә керә торган юлны кар каплаган иде. Алар батыр якташыбыз истәлегенә салынган һәйкәлнең тирәсен кардан чистарттылар. Саф һавада эшләү балалар өчен бик күңелле өәм файдалы  булды.


Һәркем өчен кадерле бәйрәм

12.05.2014
9 нчы май бөтенхалык бәйрәме. Сугыш елларында солдатлар фронтта сугышкан, ә хатын- кызлар тылда хезмәт куйган. Җиңүне якынайту өчен яше- карты- барысыда күк көч куйган. Сугыш безнең илебезгә әйтеп бетергесез зур югалтулар алып килгән. Кызганычка каршы, сугышны үз күзе белән күргән ветераннарыбыз елдан- ел кими. Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән митингка бары 3 ветеран гына килә алды. 
Салкын иртә булуга карамастан, Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янына Иске Кәшер мәктәбе балалары, укытучылар, әти- әниләр, авыл кешеләре, кунаклар килгән иде. Укучыларның кулларында чәчәкләр, шарлар. Балаларның эчтәлекле чыгышлары һәркем күңелендә озак сакланыр! 

Иске Кәшер мәктәбе            http://msu.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/299823.htm

 
Подробнее