“КЫЙБЛАМ” 

исемле күңел дәфтәреннән...

Сүзләрдән басмалар тездем мин,

Баскычым шактый зур сузылды..

♦ ♦ ♦

“ИСТӘЛЕКЛӘР ИСӘН ӘЛЕ...”

 исемле күңел дәфтәреннән...

Үлгәннәрнең каберен бел,

Исәннәрнең кадерен бел...

КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНА...

              Шом керде күңелемә... Бу дөньяда  60 ел гомер итеп, болай шомланганым юк иде... Кышкы озын кичләрдә, бөтен дөнья рәхәт бер тынлыкка күмелгәндә, башымда меңнәрчә фикер кайный башлый...Кайда ялгыштык соң без?...Кай урында  эшләп бетермәдек? Кай урында эшебездә хилафлык китте? Ялгышмаган булсак, дөрес эшләгән булсак, ничек инде шушындый матур, рәхәт бу дөньяда, ҮЗ халкын  шундый бәхетсезлекләргә дучар итә торган түрәләр үсеп чыкты Украинада? Кайда, ничек тәрбияләнде бу буын? Кешене бары тик милләте, дине башка булган өчен генә үтерә, мәсхәрә итә, түбәнсетә торган буын үсеп җиткән икән бит!.. Ә без  тагын Фашизмны  төбе-тамыры белән кырып-себердек, бездә халыклар дуслыгы,  милләтләр бердәмлеге дип ышанып йөрдек...Әйе, берничә ел элек, мин мондый шомны бер кичергән идем инде. Аның турында фикерләремне дә язып куйган идем...Бу вакыйгалар ялгыш кына, ниндидер милләтченең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртуы, үзенә пиар эшләве генәдер дип тә уйлаган идем... Юк икән шул, мин төптән дөрес уйламаганмын икән. Хәлләр мин уйлаганнан күпкә хәтәррәк булган икән. Начар чүп үләне кебек, тамырлары җир астындарак, уңайлы чакны гына көтеп яткан икән шул...”Су сибеп”, “ашлап” торучылар булганда, гөрләп үсеп китте бу чүп үлән....Шул каһәр төшкән акча колына әйләнгәннәр, Үз иленә, Үз халкына, Үз ата-анасына, Туганнарына, Бала-чагага, Карт-корыга сугыш игълан итте... Бер гаепсез никадәр кеше үлә, гарипләнә, билгесез юкка чыга...Кеше гомере буена җыйган мал-мөлкәте минут эчендә көл була, хәрәбәгә әйләнә....Интернет челтәрендәге видеоларны караганнан соң, чәчләр үрә тора...

            Кайсы урында ялгыштык соң? Кайсы урында Ватанпәрвәрлек белән Милләтчелекне бутадык? Бер караганда, бу ике төшенчәнең уртак яклары да күп. Ләкин чикне дә белергә  кирәк...Үз Ватаныбызда мондый мәшхәрне булдырмый калу өчен, балаларыбызга дөрес милли, әхлакый, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен дөрес аңлату, дөрес юлны табарга өйрәтү кирәклеге бүген бөтен  зарурлыгы белән алдыбызга килеп басты. Киләчәгебез –балаларыбыз кулында, дибез. Димәк, киләчәкне без  бүген үзебез төзибез, үзебез формалаштырабыз... Бөтен көчебез, барлык эшләгән эшләребез, куйган хезмәтләребезгә бәяне тагын 20-30-40 елдан безгә җәмгыятебез куячак. “5” ле булсын иде ул билге, хәтта “+5”ле булсын иде...Ышанасы килә...Бик тә ышанасы килә...


УТЛЫ ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ...

            Ул каршындагы рәсемгә караган да уйга баткан. Рәсемнән яшьлек матурлыгы, бәхете ташып торган мөлаем кыз карап тора. 18 яшь, кеше гомеренең иң матур чагы. Яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килә торган вакыт.

         Шушы матур мизгелдә бу кызның күз алдына ул күрәчәк тормыш авырлыклары килмәгәндер, мөгаен. Ләкин әле хәзергә барысы да алда. Бүгенге көндә дә төшләренә кереп аптыраткан вакыйгаларга кадәр әле сөясе һәм сөеләсе, тырыш хезмәтенең рәхәтен күрәсе,  балалар  үстерәсе бар.  Сугыш башлаганда ул, 22 яшьлек хатын, җиң сызганып колхозда сыерлар сава. Авырлыклар булмаган түгелдер, булгандыр—гаилә бәхете, тигезлек аны җиңеләйтә. Ире фронтка китә, ул әнисе, яшь ярымлык Фәйзрахманы белән торып кала. Инде фермада түгел, авылда да ир-атлар бетеп бара, менә ферма мөдире булып эшләгән Хәмәтша абыйны да фронтка озаталар. Яшьлек дәрте ташып торган, бернинди эштән дә курыкмаган Зөһрәгә дә ферма мөдире булып калудан башка чара калмый. Мондый адымга билгеле,  шул көннәрдә генә йөрәген телгәләгән, иренең  һәлак булуы турында килгән кара кәгазь  дә сәбәпче булгандыр. “Булдырам, фашистларга үч итеп булдырам”,--дип башлый ул эшен. Һәм авыл-дашлары алдында аның йөзе кызармый. Ләкин теләк бер әйбер, әле бит мөмкинлек тә кирәк. Кышлык азык ерак басуда, кар астында, ә аякөсте йөри алырлык халык-барысы да окоп казуда. Ничек кенә тырышмасыннар алар, ләкин азык  җитмәү үз эшен эшли. Берничә сыер хәлсезләнә, күп тә үтми, үлә. Менә шушыннан башлана инде аның авыр көннәре. Аны судка бирәләр. “Син корткыч, эшеңә салкын карагансың, терлекләр үлүгә юл куйгансың, син--халык дошманы”,--ди аңа судья. Бу сүзләр әле дә аның йөрәген телгәли. “Ничек инде ул, бала анасы, солдатка, халык дошманы булсын, ди. Өч ел буе тырышып йөрүләре юкка булдымы икәнни?” Прокурорның сүзләре дә йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадала. Суд карарында аның гаепле булуы  һәм  хөкем ителүе әйтелә. Аңа соңгы сүз бирүче дә, гаеплеме икәнен сораучы да булмый. Эшен яңадан карауны таләп итү дә нәтиҗә бирми. Судтан ук кулга алмыйлар, өйгә кайтырга, саубуллашырга мөмкинлек бирәләр. “Мин өйгә кайттым да, елыйм да елыйм. Ирем сугышта үлде, мине төрмә көтә, балам, карт  анам нишләрләр? Тормышның авыр йөге аларны измәсме?”. “Сиңа, кызым, 3-4 ел биргәннәр. Түзәрбез, нык бул”,--диде әни. Мин инде соңыннан, төрмәгә утыргач кына белдем бу өч-дүрт елның никадәр икәнен,”—ди Зөһрә апа. 26 июньдә аны Лаешка җибәрәләр, аннары—төрмәгә.—Әле дә күз алдымда, бер караңгы бүлмәгә төртеп керттеләр, монда миннән башка тагын өч хатын-кыз. Берсе минем авылдаш булып чыкты. Дүрт сәке, бер өстәл, идәндә өсте каплаулы чиләк. Бүлмәдән беркая да чыгармыйлар, чиләктә шуның өчен икәнен аңлатмыйлар. Менә ишек ачылды, безгә кайнаган су керттеләр, үзебез белән юлга алган ризыкларыбыз белән тамак ялгадык. Инде төн якынлашкан, йокларга куштылар. Мин үз сәкемә яттым һәм йокыга китәргә тырыштым. Өйдәге гадәт буенча, йокы аралаш улымны капшап эзли башладым һәм таба алмагач, уянып киттем. Үземнең кайда икәнлегем, алдагы тормышым, улымны, әниемне күрә алу-алмау турындагы уйлар йөрәгемне телгәләде. Үксеп-үксеп, бәргәләнә-бәргәләнә: “Улым, бәгърем, ник мин монда соң?”—дип өзгәләндем. Бүлмәдәш хатыннарга рәхмәт, нәрсә эшләгән булыр идем, алар юаттылар. “Бәргәләнмә, өзгәләнмә, улың, әниең өчен сакла, исән-сау кайтып аларны күрер өчен әле сиңа бик күп тырышырга кирәк булыр”,--диделәр. Әле бу, чыннан да, төрмә булмаган икән... Шушы урынга җиткәч, ул күзләрен тәрәзәгә төбәде, әллә күзләренә тулган яшьне күрсәтәсе килмәде, әллә инде уйлары шул ерак елларга күчте. “Безне алып китәргә дип, терлек ташу өчен яраклаштырылган машина арбасына “төяделәр”. Озатучылар арасында мин кечкенә Фәйзрахманым белән әниемне күреп  алдым.  Улым  миңа,  мин  улыма   таба   сузылдык,   ләкинконвойның дорфа этүеннән мин артка чайкалдым. Балаң бар икән язылган, ләкин алу турында сүз юк”,--дип, ул минем соңгы өметемне дә өзде. Кемдер, җәлләп күрәсең, балама йомырка сузды. Бала-бала инде, минем кая һәм күпмегә китәсемне ничек аңласын соң, машина кузгалганда ул инде шатланып йомырка ашый иде. Шушы күренеш мине дүрт ел буе эзәрлекләде,  һәр  төшемдә мин улыма таба сузылам, ләкин ниндидер явыз куллар аны миннән аера. Инде моның төш икәненә дә ияләштем, ләкин шушындый гына булса да күз алмам-балам белән очрашуга чиксез канәгать идем. Күңелемне юатучы бердәнбер нәрсә, ул да булса улымның ышанычлы кулда, әнием янында калуы булды. Кош теле кадәр генә дә хәбәр алышу мөмкинлеге булмау үзәкне өзде. Исәнме алар, ач-ялангач түгелләрме,--нинди генә авыр вакытларымда да алар истән чыкмады, икесе дә минем өчен иң кадерле кешеләр иде бит...

            Төрмәдә ул дүрт елга якын утыра, анда күргәнннәрен искә төшергәндә ул беркемне дә гаепләми, заманы шул булгандыр, ди. Япь-яшь килеш бер ел буе урман кисү таза-сау ир-егетләргә дә авыр булыр иде, ә ул түзә. Чөгендер суына да, бер кисәк икмәкне көн буена сузарга да “өйрәнә” ул. Түзем, тырыш хатынны җиңелрәк эшләргә йөртә башлый-лар: тегү цехында пальтолар тегә, ашханәдә ярдәмче булып эшли. Ләкин бу якты көннәр озакка бармый. Калын табанлы агач башмаклар киеп ат чанасыннан да авыррак чаналар белән агач шпаллар ташыйлар: аларны “тройкалар” дип атыйлар, чөнки һәр чанага өчәр кеше җигелгән була. Урманга үз аякларында килгән кайберәүләр, кайтканда, мәет булып, шпаллар арасында кайта.

            Берчак шулай, берничә хатынны, шул исәптән Зөһрә апаны да бәрәңге сортларга алып китәләр, анда да тоткыннар эшли. Конвой күрмә-гәндә, тоткыннар чи бәрәңге кимерәләр. Яхшы эшләгәннәрне ашханәгә эшкә алып торалар, монда ашау ягы азмы-күпме рәтләнә. Бу берничә тапкыр кабатлана. “Без пешкән бәрәңге, чөгендерләр әрчи идек. Күрәсең, ашка шулай салганнардыр. Әрчегәндә калынрак әрчибез, чөнки ишек төбендә, ашханә чүплеге янында безнең кебек үк тоткыннар, чүп ташла-ганны көтеп торалар. Берничә минуттан без түккән чүптән бер бөртек тә калмый иде,”—дип исенә төшерә ул.

            Ул эштән курыкмый. Төрмәнең ярдәмче хуҗалыгы төзелә, Зөһрә апа, беренчеләрдән булып, шунда эшләргә теләк белдерә. Аңа 10 сыерны ышанып тапшыралар, ул аларны ашата-эчертә, сава. Җан сөйгән эш аңа киләчәккә өметен арттыра. Ул инде ышаныч казанган кайбер тоткыннар кебек конвойсыз эшли. Ирек, тормыш, якын киләчәк аның күңелен ашкындыра.

1945 ел. Җиңү килә. Яхшы эшләгән тоткыннар амнистиягә эләгә, алар арасында безнең Зөһрә апа да була. Ниндидер кәгазьнең килеп җитмәве аркасында, ул тагын шушы ярдәмче хуҗалыкта эшли. Тоткын да, тоткын да түгел. Амнистиягә эләктем, котылдым, дип уйлаган Зөһрә апа әле тагын ике елдан артык, бюрократларга өметләнеп, кәгазь көтә. Ирекле булсаң да, хуҗалыктан читкә китәргә ярамый. Тырыш хезмәт үзенекен итә, ике елдан соң, срогын тулысынча тутырып, ул туган авылына кайтып төпләнә. Әйткәнемчә, беркемне дә гаепләми, ул, рәнҗе-ми. “Вакыты шундый иде, ләкин мин үземне каһәрләмим. Туган авылым-да ничек эшләсәм, анда да нәкъ шулай тырышып хезмәт иттем. Нәрсә генә эшләсәм дә, үземнең Җиңүгә керткән өлешемне күз алдына китереп, күңелем сөенә иде. Кешене урыны бизәми бит, эшләгән эше бизи, мин беркайда да, беркайчан да сынатмадым”,--ди дә, саргаеп беткән мактау кәгазьләрен, сөякчел куллары белән яратып сыпырып, берәм-берәм күрсәтә башлый. Менә парадокс, менә гаҗәп: берничә мактау кәгазе төрмә начальнигы кулы куелган һәм рәхмәт сүзләре язылган. Алда әйткән сүзләрен дәлилләр өчен моннан да яхшырак нинди фактлар кирәк тагын! Хәсрәтле, авыр еллар турында булса да бу истәлекләр, тарих белән очрашкандай, аның йөзе уйчанлана, шул ук вакытта яктырып китә. Кайда гына, нинди генә шартларда булса да, үзенең Кеше дигән бөек исемне лаеклы йөртүе белән хаклы горурлана ала минем авылдашым Зөһрә апа!    


СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ.

         Язучылар, шагыйрьләр кеше күңелен карурманга тиңлиләр. Ә мин исә аны ачылмаган калын фотоальбом итеп күз алдына китерәм. Иясенең рөхсәтен аласың да, рәхәтләнеп битләрен актарасың! Никадәр язмыш, никадәр фаҗига, никадәр сагыш—хәсрәт,  никадәр бәхет—шатлык монда. Ә инде иясе синең каршыңа утырып, һәрбер  “рәсемгә” аерым тукталып,  хатирәләрен яңарта икән, бәхетең  баса. Минем бәхетем бар. Дәү әтиләргә дә, дәү әниләргә дә бай булдым--әле карт әбиләрем дә бар иде ( гел дога укып кына утырганга берсенә “әппәр” әби дип, еракта торганга, икенчесенә “кунак әби” дип дәшә идек). Әллә үзем кызыксынаучан булганга, әллә башка сәбәп белән, әниләр (үз әнием һәм кайнанам) сөйләгәннәр әле дә хәтеремдә... Чөнки мин аларны күңелем аша уздыра идем, минем улларым яшемдә генә булганнар бит алар ул чакта. Үзем тыңлыйм, ә күңелне бер сорау борчый: “Ә мин алар кебек була алыр идемме икән? Безнең буын ничектер “сыеграк” кебек?!

Ә истәлекләр күп... Хатирәләр берсе артыннан берсе сөйләнә тора... Сугыш башланганда Фатыйма әниемә 12 яшь тулган гына була. “Кунак әби” - аның әнисе. Гаять йомшак, бер дә ачулана, орыша белми торган карчык иде мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын. Өйдә әнидән кала тагын өч бала, иң кечесенә әле яшь тә юк. Барлык кеше хәленнән килгәнчә хезмәттә. Әледән-әле авыл советына исемлек китереп торалар: фәлән кадәр кеше окопка, фәлән кадәре урман кисәргә... Исемлектә, гадәттәгечә, һәрвакыт әби дә була. Йомшак икәнен, дәшмичә генә теләсә нинди хезмәтне башкарасын белгәнгә,  авыл советы аны “ярата”. Әни айлар буена имчәк баласы өстенә тагын ике кечкенә белән өйдә кала: тамакларын тук, өсләрен бөтен тотарга, йорт-җирне туздырмыйча, булган хайваннарны карау никадәр мәшакать икәнен үз башыңнан узса гына беләсең. Алдагы исемлек килгәч, әнисе урынына урман кисәргә үзе китә. “Заманасы авыр булса да кешеләр бик тәртипле иде, --дип сөйли ул безгә,--урман кисүдә безнең кебек үсмерләр дә, буй җиткәннәр дә, бронь калган ир-атлар да бар. Эшләп кайтып әзерләнгән ашны  (ашны хәтерләткән нәрсәне) “чөмергәч”, һәркем урынга барып ава. Йоклау ниндидер  бер зур бинада, аның идәненә салам түшәлгән, һәркем шунда йоклый. Яныңда кем икәнен иртән уянгач кына күрәсең. Дүрт тапкыр берәр айга урман эшенә бардым,  бер тапкыр да, кемгәдер тигәннәр икән, кыз балага кагылганнар икән, фәлән нәрсәне урлаганнар икән, дигән сүзләрне ишетмәдем,--дип, заманасы өчен горурланып   куя  ул.   Менә   икенче  хатирә ...

        Әнинең әтисе Закир фронттан яраланып кайта, аңа бронь бирәләр. Биектау урманында   урман   кисәргә   яраклы   була   күрәсең, бер елга(!) шунда җибәрәләр. Эшләре авыр булганмыдыр, шулай тиеш булганмы, әллә үз тамагыннан үзеннән өзеп  җыйганмы—әни анысын белми—ләкин, атнага җиде түгәрәк ипи була иде әтинең, дип искә ала әни. Кукмара районының Адай авылыннан Биектау урманына кадәр 70—80 чакырым бардыр, шушы кадәр юлга 14 яшьлек әни белән иптәшкә энесен ияртеп, әби атна саен барырга рөхсәт бирә. Хәзерге акыл белән аңлап булмаслык хәл бит бу. Ике бала-чага, белмәгән юл, әле бит урманда да бабай адресы язылып куелмаган. Бер чана ипи төяп, ничек исән-сау кайтып җитә алдылар икән алар, “Алланың кодрәте киң, юлыбыз гел уңа иде. Әле юлаучылар очрый, әле шул урманга  эшкә баручылар үзләре янына алалар иде.  Бер дә начар ниятлеләргә юлыктырмады,”—дип йомгаклый сүзен.

Ә икенче әнием Лаеш районында, хәзер мин яшәгән авылда, күршебездә генә яши иде. Аның яшьлек еллары да истәлекле. Каенанам 17 яшеннән, үзе әйтмешли “бирбувкы” (вербовка икәнен белсәк тә, төзәтмибез инде) белән, Казанга, пороховой заводка эшкә китә. Бу  1939 нчы ел азагында була, 1946 нчы ел азагында гына яңадан туган авылына кайта. Башка нәрсәләрне бик яхшы хәтерләмәсә дә, заводтагы  хезмәтен истә яхшы саклый. Сөйләшкәндә, әйтерсең, снарядлар эшләү буенча белгеч сөйли, граммлап, сантиметрлап сөйләшә. Алар “стотридцадкалар” эшләгәннәр, икенче төрле әйткәндә шул үлчәмле снарядлар. Ул эшнең бөтен технологиясен хәтерли, чөнки атнага бер тапкыр, телдән имтиханнар була, ә инде, әзер товарда ялгыш китсә, Алла үзе сакласын, “халык дошманы” булуың да бар. Без үзебезчә, көлешеп: “И. әни, синең белән без хәтта снаряд та ясый алабыз икән,”—дибез. Ә ул чынга ала. “Юк, аны өйдә ясап булмый. Безнең цехка кергәнче күп этаплар уза иде, боларын мин белмим, “—ди. Яхшы эшләгәнен дәллиләп, күп санлы грамоталарын, Стахановчы таныклыгын, медальләрен күрсәтә. Иң кадерле ядкарь итеп сакланып калган (ниндидер сәбәп белән товар алынмый калган) “второй список” дигән печатьле кәгазь күрсәтә. Бу кәгазь, беренчедән, яхшы күрсәткечләр белән эшләгәннәргә билгеләнгән, шул нигездә, өстәмә 800 грамм икмәк, сало бирелгән. “Яхшы эшләгәнем аркасында тамагым да тук, өстем дә бөтен булды, әле авылдагы әнием белән туганнарымны туендыра ала идем, “—дип сөйли ул. 12—14 сәгать өчәр норма эшләп, җиңүгә үз өлешен керткән бу әнием белән тагын да күбрәк горурланам мин.

Хәтер альбомы бик калын. Андагы хатирәләр дә хисапсыз. Әйткәнемчә, аларда--тарих. Безнең тарих. Онытырга ярамый торган тарих.    


«НӘСЕЛЕМ- ГОРУРЛЫГЫМ!»

Радиоалгычтан  үзәкләрне өзеп, Илһам абый моңы агыла:

“Өченче көн җепшек кар ява,

Өченче көн тоташ, өченче көн

Әрни минем иске бер яра.

Өченче көн тоташ кар ява...”

Күзләремә яшь тула. Үкенү, сагыш белән тулы күз яшьләре. Шул яшьләр аша каенатам карый сыман. Йөзе җитди дә, көләч тә, ләкин бер нәрсәне ачык тоемлыйм-әрнүле караш бу. Колагыма яңадан җыр сүзләре ишетелә, һәр яңа сүз, яңа моң-истәлекләргә алып кайта. Әле кайчан гына каенатам исән иде; әле кайчан гына үзенең сугыш хатирәләрен кызыклы  да, мавыктыргыч та итеп безгә сөйли иде. Ул сөйләгәннәр үзе бер дөнья, үзе бер тарих--әрнү, үкенүләр,  кайгы-хәсрәтләр, күз яшьләре, шатлык-көенеч тулы иде аларда.

            Мин ул вакытта яңа гына университет бетереп килгән яшь укытучы. Ул сөйли, без улларым белән тын да алмый тыңлыйбыз—алар өчен аннан да батыррак кеше бар идеме икән ул чакта?! Зур пөхтәлек белән түшеңдәге орден-медальләргә кагылып ала, ә уйлары—истәлекләре ерак үткәннәргә барып тоташа...

            20 яшь-күпме бу, азмы? Тормышка гашыйк кеше өчен иң матур яшьтер бу. Ул да, 20 яшьлек егет, тиз генә ике-өч елын хезмәт итеп кайтырга дип, 1939 нчы елның маенда Совет Гаване шәһәренә армия сафларына китә. Белсә икән, шушы ике-өч елның җиде елга сузыласын, бу тормышның мәхшәр-җәһәннәмнәрен узасын, авыр яраланып, ике тапкыр Үлем белән күзгә-күз очрашасын?! Юк шул, белми ул. Алда зур планнар, хезмәт итеп кайтып, чын җир кешесе, агроном булу, югары белем алу хыяллары 1941 нче елның июнендә чәлпәрәмә килеп ватыла.

            Сугыш башлануга аны Карелия, аннан Заполярье фронтларына җибәрәләр. Хәзер безнең өчен кызык сүзләр кебек, ләкин аның : “Коммунистлар партиясе сафларына алуыгызны сорыйм, сугышта коммунистлар сафында булырга телим!”—дип гариза язганнан соң, коммунист  булуын зур ихтирам хисе белән искә алам. Ә бит сугышта юк-бар гына кешене коммунистлар партиясенә әгъзә итеп кабул итмәгәннәр.

            1943—1944 нче еллардан ул рота замполиты була. Кола ярымутравын, Петрозаводск шәһәрен, Онега күленең көнбатыш ярын, Печенг шәһәрен һәм бик күп башка торак пунктларны азат итүдә катнаша ул.

            24 яшьлек егет күрсәткән батырлыклар күпләрне сокландыра. 1944 нче елның февраль аенда язмыш кабат сыный аны. Ләкин каенатам бу сынауны да җиңә.

            ... Февраль ае. Буран инде икенче атна котырына, күз ачкысыз җил барлык кешеләрне соң чиккәчә йончыта. Тиздән, ике-өч көннән, һөҗүмгә күчәргә кирәк. Ә алдан тикшермичә, разведка уздырмыйча, кар даласында кая барасың? “Кем разведкага барырга тели?”—дигән сорауга, һәрвакыттагыча, коммунистлар бер адым алга чыга. Өч кешелек разведгруппаның җитәкчесе итеп украин егете куела. Чаңгылар,  маскировка халатлары киеп, ике көнлек коры азык алып, юлга чыгалар. Хәбәрләр буенча: “Дошман еракта түгел, каядыр якында гына, күп булса ун-унбиш чакрымдагы авылда”,--диләр аларга. Сау-сәламәт ир-егет өчен үтеп булмаслык ара түгел бит. Юллары уңышлы чыга, хәтта бик уңышлы. “Тел” дә алып,  кайтырга чыгалар.  Ләкин юл икеләтә озыная, чөнки бер кешегә чаңгысыз, җәяү атларга кирәк була, ә бу, карлы кырда бик авыр. Инде кайтып җитәбез дип уйлаганда, дошман засадасына эләгәләр. Каты сугыш башлана. Украин егете авыр яралана, бабамның аягына пуля тия. Ничек кирәк алай, дошман засадасыннан котылып, тагын алга, үз штаблары ягына юнәләләр. Бару тагын да авырлаша,--командир яралы, аңы да, теле дә юк; бабамның аягы әрни, күрәсең, пуля үз эшен эшләгән, итек әкренләп кечерәя барган шикелле була—аяклары шешә; өченче егет тә хәлсезләнә--ике көнгә дип киткән группа инде алтынчы көнен юлда; өзелеп ашыйсы килә, аз-маз сохари капкалап, кар суырып, тагын күпмедер кайтыла. Үзләренең окоплары янына кайтып җитәргә каян көч-куәт килгәндер, аны алар кайдан тапкандыр, белмим, ләкин бер атна дигәндә, йончыган, ачлыктан хәлсезләнгән өч солдат һәм  бер “тел”не үзебезнекеләр күреп алалар һәм ярдәмгә ашыгалар. Бу батырлыгы өчен ул III дәрәҗә “Дан ордены” һәм “Заполярье оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә.

            1944 нче елның октябрь азагына кадәр Петрозаводск шәһәре госпиталендә дәвалана. Госпитальдә тере язучы Г. Әпсәләмов белән таныша. Ул аның турында искиткеч истәлекләр сөйли иде, яшьлек белән алары бик истә калмаган.

            Сәламәтләнгәч, 1944 нче елның сентябреннән II Белоруссия фронтында Польшаның Лодзе, Люблино, Тори, Варшава, Гдынь, Данск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Фронт газеталарыннан Фатих Кәрим шигырьләрен укый, ятлый. “Фронтка татарча газеталар да еш килә, ләкин саны бер-ике генә була иде, шунлыктан, без үзебезгә ошаган шигырьләрне күңелдән ятлый идек”,--ди ул, һәм мине, татар теле укытучысын гаҗәпләндереп, Ф. Кәрим шигырьләрен яттан сөйләп китә. Ул аны бик ярата иде булса кирәк, үзенчә итеп “Фатих абый шигырьләре” дип атый иде. Алар күршеләр булып кына хезмәт иткәннәр, ләкин очрашканнары  булмаган.

           1945 нче елның 10 маен ул Кенигсберг шәһәрен азат  итеп каршы алган.

           Ләкин сугыш аның өчен 1946 нчы елның февраль аенда гына беткән. Сугыштан ул күкрәген орден-медальләр белән балкытып, җиңүче булып кайтып төшкән. Тынгысыз йөрәкле егетне тиз күреп алганнар: ул колхоз рәисе дә, авыл Советы  рәисе булып та, Лаеш  районы партия комитетында инструктор булып та эшләгән. Туган авылы  Имәнкискәдә  колхоз бригадиры, ферма мөдире булган. Кайда гына булмасын, эшен җиренә җиткереп башкарган. Без белә-белгәннән ул  бик актив кеше булды, партия җыелышлары, авыл җыеннары, сугыш ветераннары җыеннары аннан башка узмады: туган җиренең чын  кешесе булып калды.Безгә әйткән сүзләре әле дә исемдә: “Без мәхшәрнең, җәһәннәмнең үзеннән исән кайттык. Аягымда йөртә торган фашист ядрәсе һаман әрнеткән сыман , сезгә мондый әрнүләр тоярга язмасын иде”. Шушы сүзләрне әйтер иде дә,  әкрен генә “ Өченче көн тоташ кар ява” җырын көйләр иде. Хәзер дә шушы җырны ишетсәм , каенатам күз алдыма килеп баса. Ыспай, пөхтә киенгән, орден-медальләрен таккан баһадир кеше булып күз алдыма килә ул. Батыр булып. Горурлыгым булып...


 

КҮҢЕЛЕМДӘ ШОМ ЯШИ...

 

                                                   2005 елгы язма

Мин үзем болай җебек кешеләрдән түгелмен. Балачакта, малайлар белән сугышып, авыз-борынны канатып кайтарганда да, күз яшемне чыгарганым булмады. Ә бүген сынаттым. Күземә яшьләр тулды. Әллә нинди яшь иде бу: ачымы, үкенечлеме, әллә берни эшли алмаганыма гарьлектәндерме? Шулайдыр, гарьлектәндер. Сугыш беткәнгә 60 ел, быел зур бәйрәмнең дә зуры дип сөенеп йөргәндә. Әллә нишләдем... Ә барысына да телевизор гаепле. Хәер, фикерләремне туплап, бер тәртипкә китерим әле...

            Тормыштан, сәясәттән артка калып булмый инде, кичкырын телевизор кабыздым. Ниндидер җинаятьчене җавапка тартканнар, ахыры, объектив рәшәткәләр артындагы кешегә якын килде. Калтыранган куллары белән рәшәткәгә тотынырга тырыша. Ә күзләре, күзләре... Мондый газаплы күзләрне ник күрдем икән. Тапшыруның эчтәлегенә игътибар иткәч, тетрәнеп киттем. Балтыйк буенда фашистлар белән көрәшкән, аларны коллыктан коткарган 85 яшьлек сугыш ветеранын Латвия суды 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында иде бу тапшыру. Имеш, сугыш елларында Совет солдаты Василий Кононов 6 латыш полицаен аткан. 55 елдан соң, үзең коткарган буын битеңә, кая битеңә генә, йөрәгеңә, намусыңа төкерер дип кем уйлаган?! Авыр кичерешләр белән икенче каналга күчәм... Анда да мәхшәр... Эстониянең башкаласы урамнарында зур бер процессия бара: горурлар, тәкәбберләр! Ветераннардыр дисезме, әйе, ләкин сугышның капма-каршы ягында торган кешеләр—СС солдатлары. Бөек Җиңүнең 60 еллыгымы соң бу? Әллә дөрес аңламадыммы,-бәлки бу берәр фашистик чит дәүләттер. Юк, диктор бик ачык әйтте:--Эстония,--диде,--Хөкүмәт бу процессияне оештырырга рөхсәт бирде,”—диде. Авыр уйлар белән телевизорны сүндереп, кулыма газета алдым. “МК”ның яңа саны. “Странная и страшная” (Чеченская война в детских сочинениях) дигән мәкалә. Тукта, мин әйтәм, без тәрбияли торган яшьләр ни уйлый икән башкалабызда, дим. Чәчләрем үрә басты. Каян килә 15—17 яшьлек егет һәм кызларга мондый ачу, нәфрәт, кансызлык. Сочинениедән өзекләрне тәрҗемәсез китерәм, фикер төзеклеген югалтырмындыр кебек.

               “Забомбить Чечню тяжелой артиллерией и авиацией! Сделать из нее дымящуюся воронку…», «Никакой пощады! Как они с нами, так и мы с ними!»,  «Вывести всех русских и сбросить ядерную бомбу».

            Ник алар чечен халкын барысын да дошман итеп күрә? Анда да бит балалар, әниләр, яшь кызлар безнең кебек үз тормыш итәргә килгән—ник соң аларга кеше итеп карамаска?! Нишләдек без? Кем булырбыз? Үз гомерләре, яшьлекләре бәрабәренә яулап алып биргән бу тормышта без лаеклымы? Мин сугышны күрмәгән, ачлык-ялангачлык татымаган чор баласы, алай да бу хәлләрне күреп йөрәгем сызлый. Ә сез ничек түзәсез, ветераннар йөрәге? Шуның өчен көрәштегезме? Шуның өчен башларыгызны салдыгызмы? Шуның өчен кердегезме утларга? Авылдаш ветераннарым, бу сорауны безгә бирсәгез, ни дип әйтер идек икән? Ә бит хакыгыз бар, сорарга да, җавап көтәргә дә... 

            Сугыш башлануга, авылымның сөлектәй егетләре, сылу кызлары Туган илләрен сакларга дип яу кырларына китә. Әйтелмәгән сүзләр, кавышмаган парлар, бер тапкыр да “әни” сүзен әйтә алмаячак ятимнәр.... 245 кешесен озата туган авылым сугыш дигән тәмугка. Шуларның 147 се әйләнеп кайта алмый; кайда гына урын тапмаганнар газиз авылдашларым, бөтен Европа буйлап тезелгән каберләре. Түзә бит безнең халык,--ире, туганы үлү турында кара пичәтле кәгазь тоттыралар кулына. Иренен тешли, билбавын, алъяпкычын кысыбрак бәйли дә язмышын каһәрли-каһәрли эшенә тотына. Өйдә карт-коры, бала-чага—ярым ачлар, ярым ялангачлар--ә Ул (халык) оекбашны бәйли, җылы тунын тегә, бәрәңгесен киптерә--ничек итсә итә, фронтка, үзен азат итәргә киткәннәргә җибәрә. Сугыш еллары документларын күрү бәхетенә ирештем мин. Булачак коллегам (укучым) авылдашлар турында архив материалларын өйрәнеп утыра. Дипломга материал җыя. Саргаеп, ертылып, таушалып беткән сары кәгазьләр. Алар ак булганнардыр, ачы күз яшьләре, сагыш-хәсрәт саргайткандыр аларны.... 1942 ел. Туган колхозым “Нариман” фронтка җибәрелергә тиешле сөт планын 207 % ка, икмәк планын 181%ка үткәгән. Шушы кечкенә генә бер авылда савып алынган сөт, үстерелгән икмәкне күңел җылысы белән бергә, өй-гаилә җылысы да тойгандыр Совет солдаты. “Татарстан самолеты”, “Татарстан танкы”на акчалата 124823 сум акча җыя алган авылдашларым. Кайлардан гына алдыгыз икән бу кадәр зур сумманы? Авызыгыздан өзеп, балаларыгызның өлешен дә биргәнсездер. Үзебезгә булсын димәгәнсез, илгә булсын дип тырышкансыз. Ил өстенә килгән кайгыны уртаклаша белгәнсез. 25 пот балын сугышчыларга Октябрь бәйрәме күчтәнәче итеп җибәргән Гаян бабамның изге рухы алдында ничек баш имисең? Сугышка 4 улын, ирен җибәргән, берсе-артыннар берсе 5 кара пичәтле кәгазь алгач та сынмаган-сыгылмаган, тормышка, хезмәткә мәхәббәтен югалтмаган Гайшә әбигә ничек сокланмыйсың? 17 яшьлек чагыннан пороховой заводта 2-3әр смена эшләп, “Стахановчы” дигән исемне алып, сугыштан соң 8 бала тәрбияләп үстергән кайнанам  белән ничек горурланмыйсың! Сугышның иң кызган елларында көнгә җидешәр (!) норма урак урып, “Трактор” кушаматын горурланып йөрткән Фәхергалләм апаны ничек яратмыйсың? Рәхәтләнеп сука сукалап, тырмалап, җиңүгә үз өлешләрен керткән Сабира, Зәмзәмия, Хатирә апаларны ничек олыламыйсың?! Туйларына бер атна кала сугыш башланып, яшь килен, яшь ана булу рәхәтен татып карый алмаган, егете сугышта хәбәрсез югалгач, үлгәнче аңа тугрылыгын саклап калган Миннегөл апаны ничек изге җан димисең... Әй, язмышлар, язмышлар... Җиңүне якынайткан ачы язмышлар..

            Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә? Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманннар һичкайчан онытылмас.Фашизмнан азат ителгән Европа илләрендә дә, бездәге кебек үк, җир солдатлар каны белән сугарылган, кая гына карама, мәһабәт һәйкәлләр, гади обелиск һәм ташлар куелган. Исәпсез-хисапсыз шул каберләрдә исемнәрен сугыш өермәсе алып киткән мәрхүмнәр ята. Аларны мәңгеләштерү—безнең изге бурычыбыз, воҗданыбыз, намусыбыз эше.

 Ә язмам башындагы вакыйгаларның “геройлары”- алар безгә караганда азрак бит. Безнең буын, киләчәк буын кешелекне фашизмнан коткарып калган ветераннарны гына алардан яклый алачак әле. Иманым камил...

     

Подробнее