Әхәт Атнашев
 
Туу датасы 12 декабрь 1917
Туу җире Петропавел , КазССР)
Ватандашлыгы Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944 (26 яшь)
Үлем җире БерлинАлмания
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены

 

Әхәт Мәхмүт улы Атнашев (12 декабре 1917 — 25 август 1944) — Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

 

 

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавел шәһәрендә (КазССР) туган. 1938 елда Кызыл Армиясенә чакырылган.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү]

Атлы гаскәрендә хезмәт үтәгән, Көнбатыш Украина һәм Бессарабия азат итүендә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләгән.

Пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, фашистларга каршы сугышта Әхәт Атнашев каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән.

Антифашист эшчәнлеге[үзгәртү]

Фашист әсирлегендә Әхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Әхәт Атнашев Украинапартизаннарына кушырга тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Хатирә[үзгәртү]

 
Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

 

Материал http://tt.wikipedia.org/wiki/Әхәт_Атнашев сайтыннан алынды. Рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 



Әхәт Атнашев турында өстәмә мәгълуматны шушы сылтама аша укый аласыз.

(рәсемгә басыгыз)

Подробнее