Фоат Зыятдин улы Булатов
 
Һөнәре төзүче-инженер
Туу датасы 23 февраль 1913
Туу җире Уфа губернасынең Мәләвез авылы
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944 (31 яшь)
Үлем җире БерлинАлмания.
Әтисе Зыятдин Булатов
Әнисе Зифа Шәрәф
Хатыны Сәйдәшева Сәгадәт

Фоат Булатов — җәлилче.

Фоат Зыятдин улы Булатов Стәрлетамак өязеМәләвез авылында зыялы гаиләдә дөньяга килгән. Атасы – Зыятдин Булатов, анасы Зифа Шәрәф (1881-1973) – атаклы Шәрәф бертуганнарының сеңлесе.

1916 елда гаилә Ырынбурга күченеп килә.

1935 елны 1нче курска кереп, 1940 елны Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый. Казанда төзүче-инженер булып эшли.

Кырымда юл төзелешендә эшләгәндә, 1940 елның ноябрендә Ялта военкоматы белән гаскәргә чакыртыла. 3нче кимәлдәге хәрби инженер званиесендә була. Белоруссиядә, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Һитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсир төшә.

Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Лагерьга килгән комиссия югары белемле әсирләрне сайлап алып, Вустрау лагеренә озата. Рәхим Саттар хуплавы белән яшерен патриотик оешмасы эшенә тартыла. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. 1943 елның гыйнварында Ф. Булатов «Идел-Урал» газетасы редакциясенә урнаша, Ә. Симаев һәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра.

1943 елның августында кулга алына. 1944 елның августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзаланган.

 

Чыганаклар[үзгәртү]

 

Подробнее