Гайнан Кормашев
Гайнан Кормаш
Гайнан Кормаш
Туу датасы 27 февраль 1919
Туу җире Актүбә өлкәсенең Кобда районыКазакъ ССР.
Ватандашлыгы Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944 (25 яшь)
Үлем җире БерлинАлмания.

 

Гайнан Нури улы Кормаш - Идел-Урал легионын оештыручы җәлилче.

Ул 1919 елның 27 февралендә Казакъ ССРның Актүбә өлкәсендә туа. Аннары Мари Иленең Бәрәңге районында педагогика техникумын тәмамлый һәм шул ук районда физика укыта, соңрак Актүбәгә мәктәп диреторы булып кайта.

1939 елда Кызыл Армиягә алына. Лейтенант званиясен ала. Яхшы хәрби булганлыктан, Бөек Ватан сугышында, сугыш уртасына җибәрелә. Һәм шуннан кирре кайтмый.

Гайнан Кормаш Идел-Урал легионын оештыручы вә Муса Җәлилнең, замандашлары әйтүе буенча, Абдулла Алиш белән берлектә "канаты" була.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 6 минутта, Фашистик Алманияга каршы баш оештыручы бларак, фашистлар аны беренче булып җәллад балтасы астына кертәләр.

Хатирә[үзгәртү]


Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Чыганаклар[үзгәртү]

Подробнее