Гариф Хафиз улы Шабаев
 
Һөнәре икътисадчы-финансист
Туу датасы 15 декабрь 1907
Туу җире Уфа губернасының Иске Турай авылы
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944 (36 яшь)
Үлем җире БерлинАлмания.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Иске Турайавылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Әти-әнисе илдә ачлык башлангач, Урта Азиягә күчеп китә, ә Гариф Казан шәһәрендәге финанс хезмәткәрләре курсына укырга керә.

Укып беткәч, ул да Фирганә шәһәренә китә. 1932 елда культура агарту оешмаларында эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә, алар Ташкентка күчеп китәләр. Сугыш башланыр алдыннан гына Лилия исемле кызлары туа. Исәнлеге начар булу сәбәпле, армиягә алынмый, ләкин фронтка җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка килә.

Фронттан аңардан нибары бер генә хат килә. Аның часте чолганышта кала. Г.Шабаев Польшадагы Седльцеконцлагеренә эләгә. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне аерым туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар. Гариф анда Фоат Булатов һәм Абдулла Алиш белән таныша, алар бергәләп лагерьдан качу турында уйлыйлар. Ләкин бу ниятләре тормышка ашмый кала. 1942 елның 15 августыннан булган боерыкта татарларданбашкортлардан һәм татарча сөйләшүче башка Идел буе халыкларыннан гыйбәрәт булган легион төзергә. Шул исәптән татар хәрби тоткыннарын ашыгыч рәвештә башкалардан аерырга һәм Седльце лагеренә озатырга. Легионның төп базасы Седльце лагеренда була.

1943 елда Шабаев Муса Җәлил белән таныша. Татар телендә «Идел-Урал» газетасы кече форматта, 6 битле итеп (сирәк очракта гына 8 битле, яки ике саны бергә) латин хәрефләре белән атнага бер тапкыр нәшер ителә. Гариф Шабаевны хәреф җыючы итеп тәкъдим итәләр. Яшерен оешма шул вакытта листовкалар бастыра башлый. Аларның эшләре ачыклана. Җәлилчеләрне кулга алалар. Башта Дрезденда суд була,аннан соң Тегель, Шпандау төрмәләре. Плетцензее төрмәсенең архивында 2 кешенең – Әхмәт Симаев белән Гариф Шабаевның үлем карточкалары табыла.Бу карточкалар икесе дә бик ашыгыч рәвештә,җәлилчеләрне җәзалау урынында язылган: Фамилиясе,исеме: Шабаев.
Туган вакыты: 15 дек.,1907 ел
Һөнәре:легионер
Әсир кенәгесенең номеры: 828/44
Плетцензее төрмәсенең 4 нче блогына Империя хәрби судының РКА-11-2-343-43 карары нигезендә урнаштырылды.

Гаиләсе, нәселе[үзгәртү]

Г.Шабаевның гаиләсе Ташкентта яши. Кызы Лилия, Ташкент университетының физика-математика факультетын тәмамлап, озак еллар Ташкент аэропортында метеорология өлкәсендә җитәкче булып эшли. Гариф Шабаевның Садри исемле энесе дә сугышта һәлак була. Аның улы Марсель безгә Марс Шабаев – язучы буларак билгеле.[чыганагы?]

Хатирә[үзгәртү]

 

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Чыганаклар[үзгәртү]

 

 

 

 

 

 

 



ГАРИФ ШАБАЕВ

турындагы өстәмә мәгълуматны шушы сылтама аша укый аласыз.

(рәсемгә басыгыз)

Подробнее