Фоат Сәйфелмөлеков
Фоат Сәйфелмөлеков
 
Туу датасы 16 июль 1916
Туу җире Ташкәнт.
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Милләте татар
Үлем датасы 25 август 1944 (28 яшь)
Үлем җире БерлинАлмания.

 

Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков - Идел-Урал легионыннан җәлилче.

Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкәнт шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә.

Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. Әмма үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтүгә чакыра. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләннә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, Фашистик Алманияга каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Чыганаклар[үзгәртү]

Подробнее