Абдулла Алиш
 
Тулы исеме Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев
Һөнәре язучы
Туу датасы 15 сентябрь 1908
Туу җире КөекКуйбышев рай­оны (хәзерге Спас),Татарстан
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of Russia.svg/Russian coa 1917.svg Русия республикасы (ингл.)
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы (ингл.)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Үлем датасы 25 август 1944 (35 яшь)
Үлем җире ПлетцензееБерлинАлмания

Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев (1908—1944) — татар язучысы, балалар өчен әкиятләр иҗат итә,Муса Җәлилнең көрәштәш дусты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев рай­оны (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигать кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, бил­геле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына бе­ренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып кал­мый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, бала­лар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөнья­га чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чып­чык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкият­ләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылу­лары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тур­гайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Бе­ренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта ка­лып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру ту­рында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур ба­тырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачык­лыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Күпме кәгәз языла безнең хакта, Бәлки, кабат аны укырлар, Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Кереш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете чен бирергә.

« «Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык,— дип яза ул үзенең бер хатында.— Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...». »

Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар-ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокла­нып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһар­маннарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы бу­луларын раслый бит.

Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плетцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелә (Җәлилчеләр). 1996елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияте өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла.

Иҗаты[үзгәртү]

Балалар өчен «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935), «Минем абый» (1940) исеамле хикәяләр, «Ана әкиятләре» (1941), «Әкиятләр» («Сказки», 1959) исемле җыентыклар. Пьесалар. «Сайланма әсәрләр» (1969).

Балалар күңеленә тиз ач­кыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әки­ятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөнья­сына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына түгел, атаклы рәссамнар Лотфулла ФәттаховХарис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укыту­чылары итеп, Алишны сагынып искә алалар иде.

Хатирә[үзгәртү]

 

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Подробнее