Главная » 2015 » Февраль » 28

28 февраль көнне Калининградтагы татарларның “Кадәшләр” төбәк иҗтимагый оешмасы өлкәнең тарихи-сәнгать музеенда Муса Җәлил (1906-1944) һәм Фатих Кәрим (1909-1945) истәлегенә багышлаган кичә уздырды, дип хәбәр итә “Татарлар.info” сайты.

Искәртеп үтәбез: февраль аенда Муса Җәлилнең тууына 109 ел  һәм Фатих Кәримнең һәлак булуына 70 ел тулу билгеләп үтелде.

Әлеге ике шәхес үзләренең батырлыклары белән билгеле. Саперлар взводы командиры Фатих Кәрим Көньяк Пруссиядә Кенигсбергны штурм белән алганда, Бөек Җиңүгә өч ай кала, һәлак булган. Ул 150 шигырь, 18 поэма, 2 повесть һәм 1 драма авторы буларак билгеле.

Муса Җәлил исә 1942 елда сугышта яраланып, тоткынлыкка эләгә. Тоткында ул совет солдатларына тоткынлыктан качарга булышучы һәм фашистларга каршы көрәш алып баручы яшерен төркемгә керә. 1943 елда әлеге төркем хакында гес ... Читать дальше »

Просмотров: 811 | Добавил: angel | Дата: 28.02.2015 | Комментарии (0)

Подробнее